Казаннан Мәскәүгә 6 сәгать ярымда барып җитү мөмкин булачак. Республикабызда М12 трассасын төзү дәвам итә. Ул берничә өлкә һәм республика территориясе буенча уза.
«Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше. Яңа трассаның озынлыгы 810 километр. Иң катлаулы һәм масштаблы объектларның берсе — Идел аша салынучы күпер. Аны Лаеш районында төзиләр инде. Күперны заманча технологияләрне кулланып салалар. Тулырак киләсе репортажда.
Бу детальне ясаганда тирә-якка очкыннар чәчелә. Бер-ике минуттан металл тиешле формасын ала. Идел аша салына торган күпернең күп тонналы конструкцияләрен тоташтыру өчен күпсанлы шундый детальләр кирәк була.
Идел аша яңа күпернең озынлыгы 3 чакрымнан артыграк була. Аны салганда иң заманча, сыналган технологияләр, ныклы төзелеш материаллары кулланыла. Күпернең аерым өлешләре гидравлик домкратлар белән күтәртелә.
Күперне катлаулы алымнар белән төзелсә дә, ул ышанычлы булыр дип көтелә. Болай эшләгәндә, тизрәк корылып бетәргә тиеш. Шул ук вакытта Иделдә навигацияне дә туктатып тормаска исәплиләр. Күпер төзелеше Иделнең сул һәм уң як ярларыннан берьюлы алып барыла.
Күпер М -12 трассасының бер өлеше була. Аны Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Чувашия, Татарстан территорияләре аша уза. Безнең республикада трассаның озынлыгы 142 чакрым. Дүрт полосалы юл биш район территориясендә салына. Хәзер җир әзерләү эшләре алып барыла.
Проект гаять зур. Аның масштабы саннарда да күренә. Төзелешкә меңнән артык кеше, 377 берәмлек техника җәлеп ителгән. Яңа трасса төзелеп беткәч, Казаннан Россия башкаласына алты сәгать ярымда барып җитү мөмкинлеге барлыкка килә.
М12 трассасы буенча хәрәкәт 2024 елда башланыр дип көтелә. Вакытында өлгерү өчен төзелеш тәүлек буена ялларсыз алып барыла. Автомобиль юлы «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булып, төбәкнең һәм бөтен илнең икътисади үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Фирүзә Насыйрова, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.