Кариев театры кабат премьера белән сөендерә. Шушы көннәрдә театрының директоры, ә бу спектакльдә пьеса авторы буларак мәгълүм булган Луиза Янсуар яшь режиссёр Резеда Гарипрва белән Алтынчәч спектаклен тәкъдим итте. Премьераны безнең хәбәрчеләребездә күреп кайтты.
Спектакль Бердәм Россия партиясенең «Театр — балаларга» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә. Яшь буынны нәрсә көтә, замана яшьләрен нәрсә кызыксындыра, нинди үзгәрешләр кичерә? Милләт, тел, иман төшенчәләре нәрсә ул бүгенге көндә? Шул сорауларга җавап эзләдек ди пьеса авторы.
Әсәрдә Алтынчәч сер катламнары артында торган символик рәвешне ала. Спектакльнең үзенчәлеге монологлар аша, тел, сүз аша тамашачыга төп мәгънәне җиткерү. Яшьләр театры өчен язуыбызны күздә тоттык. Бүгенге яшьләр Алтынчәч сүзен ишеткәч аларда нинди хис-тоойгылар туа. Чөнки заманча драматургия нәкъ менә сүзгә килеп тоташырга тиеш дип белдерде спектальнең авторы
Тамашачыга спектакльне карау гына җитми, һәрбер сүзнең мәгънәсенә төшенеп, тирәндә яткан фикерне куып тотырга кирәк. Шуңадырда кабат карыйсым килә дигән сүзләр яңгырады тамашачы тарафыннан.
Алия Галиуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары