Диcтанцион эшкә һәм укуга күчү турында бернинди планнар юк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында узган традицион шимбә киңәшмәсендә.
Хәзер вәзгыять катлаулы, якындагы ике атнаның киеренке булуы көтелә. Авыручылар укучылар арасында гына түгел, укытучылар арасында да күп. Мәгариф министрлыгына Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушылды. Гомумән алганда, республикада коронавирус белән авыручылар саны гыйнвар ахырында артты, дип хәбәр итте Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина. Аның сүзләренә караганда, эпидимиологик хәлнең катлаулануына омикрон таралуы йогынты ясаган.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, коллектив иммунитет формалаштыру өчен — республикада тагын 53 мең кеше вакцина ясатырга тиеш.