Татарстан Президенты республиканың сәламәтлек саклау министрына балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүне аерым контрольгә алырга кушты.
Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булуга карамастан, ул тулы күләмдә булырга тиеш. Профильле министрлык эшне медицина учреждениеләренә кергән балаларның авырту ияртү куркынычын булдырмас өчен төзергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне шәхси контрольгә алды. Вәзгыять турында аңа көн саен хәбәр ителә, — дип җиткерде Президент матбугат хезмәте.