Әссәламегләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәте генә дә бәяләп бетергесез әһәмияткә ия . Аны хәтта татар милләтенең үсеш стратегиясе дип тә санарга мөмкин. Ел саен аңа багышланган фәнни-гамәли чаралар уздырыла.
Башкалабызның Мәрҗани мәчетендә Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Шиһабеддин Мәрҗанинең туган көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Эшлекле сөйләшүгә татар дини мирасы һәм хәзерге заман ислам мәдәнияте, Россия исламының интеллектуаль традициясе һәм хәзерге торышы белән кызыксынучылар җыелды. Быел Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 204 ел. Мәгърифәтче Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла.
Мәрҗани атналыгы барышында тагын бер эшлекле сөйләшү булды . Анда катнашучылар татарстанда мөселман өммәте эшмәкәрлеге турында фикер алышты.
Мәрҗани хәзрәткә багышланган тагын бер традицион конференция Мәскәү Шәһәрендә узды. «Россия Исламы: Россия мөселманнарының күп гасырлык тәҗрибәсен аңлау»дигән темага Шиһабетдин Мәрҗани Укуларын Равил хәзрәт Гайнетдин оештыра. Мөфти шәех Равил Гайнетдин татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклеләрен дә бүләкләде. Мөфти Гайнетдин кулыннан «татар халкына лаеклы иҗади хезмәт итүе, милли сәнгатьне үстерүгә, үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүе өчен» Әл-Фәхр «орденын Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов алды. Шулай ук «Әл-Фәхр» ордены белән татар әдәбиятын, тарихын һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне, рухи традицияләргә тугрылык өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Ләбиб Лерон «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнде.
Шулай ук Мәскәүдә ислам дөныьясы белән бәйле тагын бер фәнни чараны искә алп узыйк. Россия Фәннәр Акаадемиясенең көнчыгышны өйрәнү институтында » Идел буе һәм гарәп дөньясы. Язмышлар кисешүе» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узды.Ул гарәп һәм Ислам тикшеренүләре үзәге тарафыннан гамәлгә куела. Быел дәрәҗәле конференция Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына да багышланган иде.Конференциядә фикер алышуның төп темасы Идел буе Болгары тарихы булды. Татарстаннан Гамирҗан Дәүләтшин, Фаяз Хуҗин, Искәндәр Измайлов. Раил Фәхретдинов катнашты. Әлегә шушылар иде. Барыгызга да исәнлек-саулык теләп киләсе җомгага кадәр саубуллашам.