Татарстан парламенындта җәмәгать судьялары хезмәт таныклыклары алды.
Документлар тапшыру тантанасында
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин судьялар берләшмәсенә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Хәзер республикада 190 җәмәгать судьясы эшли. Узган елда гына да алар 630 мең гражданлык, административ, җинаять эшләре материалларын караган. Юстиция системасын республика да сизелерлек хуплый. Өч ел эчендә биналарга капиталь ремонт ясау өчен 146 миллион сум акча бүлеп бирелә.