Татарстанда ковид белән авыручылар саны кимеми. Шул ук вакытта сезонлы грипп, кискен вирус һәм салкын тию авыруларының да көчәюе күзәтелә. Республиканың кайбер мәктәпләрендәге аерым сыйныфлар бер атнага карантинда. Тулырак киләсе репортажда.
Бөтен класс белән карантинга. Йогышлы чир таралуны шулай итеп кенә туктатырга мөмкин. Онлайн укытуга күчерү турында карар тиз кабул ителә. Әгәр дә сыйныф укучыларының 20% тан артыгы авыру сәбәпле юк икән, сыйныф изоляциягә китә. Прогпрамаларны ничек укыт уны Һәр мәктәп үзе сайлап ала.
Сыйныфларны кимендә 5-7 көнгә ябалар. Әгәр бу вакыт эчендә авыручылар саны кими икән, укучылар мәктәпкә кайтырга мөмкин. Моннан тыш, «Иртәнге фильтр» актив эшли. 1 сентябрьдән салкын тию билгеләре булган 35 меңнән артык бала контроль узган.
Хәзергә Казанның 16 мәктәбендә карантинга 26 сыйныф киткән. Чаллы һәм Питрәчтәге кайбер мәктәпләрдә дә аерым сыйныфларга карантин игълан ителгән.
Дистанцион режимга укучылар гына китми. Шәһәр Башкарма комитетында 50% хезмәткәр онлайн режимга эшкә күчкән. Татарстанның берничә зур предприятиесе дә шундый карарга килгән.
Диана Малярова, Татарстан яңалыклары.