Татарстанда дәүләт хезмәтләрен оптимальләштерү үзәге һәм социаль казнайчылык платформасы булдырыла.
Бу хакта Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Татарстан Финанс министрлыгы коллегиясендә белдерде. Ул утырышка видеоэлемтә буенча кушылды. Республика, гадәттәгечә, әлеге карарларны гамәлгә кертү буенча лидерлар рәтендә. Аларның күбесе Татарстаннан соң бөтен ил буенча киң кулланыла. Әйтик, электрон документлар әйләнеше, сәүдә, беренче электрон хезмәтләр, медицина системалары.Татарстан — ил мәктәпләрен Вай-фай челтәрләре белән тәэмин итү проектына кергән беренче төбәк. Республика хакерлар һөҗүмен эшкәртү өчен киберполигон мәйданчыгы да була. Быел, 30 августта Казанда элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы урынында яңа ай ти мәйданчык эшли башлый.