«Фән. Геройлар территориясе» конкурсында җиңүчеләр университетларга юл алды.
Конкурс мәктәп укучыларының һәм яшьләрнең фән өлкәсендә кызыксынуларын үстерүгә юнәлдерелгән. Анда катнашучыларга приз итеп, илнең алдынгы югары уку йортларына юлламалар бирелде. Иннополис университетында да стажировка үтүчеләр бар.
«Ташбака» исемле робот — игътибар үзәгендә.
Конвертоплан, коптер, самолет җыелмасы, сәнәгать манипуляторы – боларның барысы да чынлыкта җиде метрлы 3д принтеры. Бүген алар «Фән. Геройлар территорияс»” дип исемләнгән күргәзмә экспонатлары. Экскурсия лаборатория белән танышудан башлана. Конкурста җиңүчеләр шулай ук Иннополис университетында бер атналык стажировка да үтәләр.
Стажировка вакытында, кызлар үзләре Иннополис университеты тәҗрибәләрендә дә катнаша. Фәнни эшне кызыклы мәдәни-ял итү программасы алыштыра. Аңа тау чаңгысы комплексында шөгыльләнү дә кертелгән.
Булат Шакиев, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.