Татар сәнгатен яратучы тамашачыларыбыз өчен Рафинат Сәләхов исеме бик якын таныш. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында музыкант, композитор, педагог, җәмагать эшлеклесе, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рафинат Ясәви улы Сәләховның 70 яшьлек юбилее уңаеннан концерт- тамаша булды. Тулырак Фәннур Хәсәнов репортажында.
Кичәдә бик күп яшь музыканлар, җырчылар катнашты. Рафинат Ясәви улы озак еллар буена балалар белән эшли, аның педагоглык стажы да инде 40 еллап җыела.
Рафинат Сәләхов Түбән Кама шәһәренең Сәлих Сәһдәшев исемендәге музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, үзенең иҗади юлын баянчы музыкант, аккомпониатор буларак, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә эш юлын башлый. Бик күп музыкаль бригадалар белән сәхнәләрдә чыгыш ясый. Элеккеге СССР дәүләтен аркылыга-буйга гастрольләр белән әйләнеп чыга. Бик күп олуг артистларга аккомпониатор буларак ярдәм итә. Иң затлылысы, әлбәттә, бөек Илһам Шакиров белән эшләү еллары.
Бүгенге көндә Рафинат Ясәви улы шәһәрнең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге мәктәптә балаларга музыка серләрен өйрәтә. Балалар өчен ”Көләсе килеп тора” дип исемләнгән җыр китабын бастырып чыгара. “Дуслык җирендә” исемле халыкара конкурс оештыра.
Бүгенге көндә Рафинат Сәләховның бик күп җырлары төрле сәхнәләрдән яңгырый.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.