Казанда кискен вирус белән һәм салкын тиеп авыру очраклары арткан. Шул сәбәпле, 16 мәктәптән
26 сыйныф укучылары карантинга җибәрелгән. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсеннән хәбәр иттеләр. Сыйныфлар 1 атнага ябылды. Балалар дистанцион рәвештә белем ала. Узган атнада шулай ук Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Менделеев, Кама Тамагы һәм Питрәчтә дә кайбер сыйныф укучылары дистанцион режимда укуга күчерелгән иде.