Быел Россия мөселманнары Болгарда исламның рәсми кабул ителүнең 1100 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Аңа әзерлек узган ел ук башланган иде. Күптән түгел генә Казанда оештыру комитетының зур утырышы да булып узды. Төп чаралар яз-җәй айларында узачак. Әмма аңа кадәр дә төрле җирлекләрдә чаралар каралган. Әлеге уңайдан фикерләрен белешү өчен без бүген студиягә башкалабызның Шиhабетдин Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновны чакырдык.
-Әссәламугәләйкүм, хәзрәт!Мәгълүм булганча, әлеге юбилей уңаеннан Татарстанда hәм Россия күләмендә бик күп чаралар каралган.Юбилей үтте дә онытылды булмасын өчен, исламга мөнәсәбәт күзгә күренеп яхшы якка үзгәрсен өчен без тагын ниләр эшли алабыз? Болай дип соравымның төбендә Сезнең иң авыр вакытларда да Мәрҗани мәчетен тулы бер комплекска әйләндерү өчен галәмәт зур хезмәт куйганлыгыгыз ята.
-Дингә дәүләтнең мөнәсәбәте үзгәрүе-яхшы якка үзгәрүе-кешеләрнең исламга килүен дә шундый ук тизлектә арттыра дип раслый аласызмы? Ни хикмәттер, адәм баласы барысын да киресенчә эшләргә өйрәнгән. Ул иреген дә мөмкинлек барында түгел, ә шул ирекне кыса башлаганда гына исенә төшерә.
-Бүген-дөньядагы катлаулы вәзгыять чорында кешегә дин, иман ныклыгы яшәргә көч бирә дибез. Ләкин шул ук вакытта без динне мәктәпкә кертү ягында да түгел. Шушы проблеманы хәл итүнең Сез нинди юлын тәкъдим итәр идегез?
Динне санламаучылар тора-бара намус, Ватан hәм милләт кебек төшенчәләрне дә танымый башлый, дигән бер фикер иясе. Нинди генә заманда яшәсәк тә, кешелегебезне саклап кала алсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!