Алабугада ковидтан кабат прививка ясатырга теләүчеләр арткан. Тулырак киләсе репортажда.
Безнең сәламәтлегебез — үзебезнең кулларда, дип саный 65 яшьлек пенсионер Светлана Колпакова. Ул ковидтан кабат прививка ясатырга килгән. Кан басымы тиешле нормада. Гипертония булуга карамастан, вакцина ясарга кирәк, дип саный. 40 ел мәгариф өлкәсендә эшләгән Светлана Алексеевна йогыштан саклануны кулай күрә.
Алабугада ковидтан вакцинация дәвам итә. Хәзергә 45 мең 462 кешегә прививка ясатылган, бу планның 85 проценты кадәр.
Вирус һава аша йога. Чирле кеше белән янәшәдә булганда, инфекция эләктерү куркынычы зур. Вирус таралуга ютәл, йөткерү, йогыш белән зарарланган кешенең сулышы да йогынты ясый. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк, алар арасында иң нәтиҗәлесе – вакцинация.