Россия Президенты Владимир Путин инновацион препаратларны теркәү процедурасын тизләтергә кушты. .Бу хакта Кремль сайтында бастырылган күрсәтмәләр исемлегендә хәбәр ителә.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Евразия икътисадый берлеге хокукын тәшкил итүче актларга инновацион дару препаратларын теркәүнең тизләтелгән процедурасына кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертү зарурлыгы турындагы мәсьәләне Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләр белән эшләүне тәэмин итәргә кирәк», — диелә дәүләт башлыгы йөкләмәсендә.
Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде. Хөкүмәт докладын 1 сентябрьгә кадәр тапшырасы.