Яшьлекнең иң матур, иң кызык вакытын студентлар ничек үткәрә?
Хәзерге заман студентларын ниләр борчый, иҗатның кайсы төрләре белән мавыгалар, иҗтимагый-сәяси тормышта ничек катнашалар?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында республика студентлар лигасы Президенты Руфат Кыямов шулар турында сөйләде. Студентларның яшәеше, проблемалары турында тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.