Хәерле көн, мөхтәрәм тамашачылар! Сыйфатлы татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә билгеләп үтелгән иң әхәмиятле тема- ул беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевнең гомер бәйрәме. Аңа 85 яшь тулуны искә алмаган бер генә массакүләм мәгълүмат чарасы да калмагандыр. Югары кәнәфидән китү белән тәнькыйть утына дучар булган җитәкчеләрне күп күргәнлектән, сәясәт мәйданында озын-озак торып калган Минтимер аганы шулай зурлауны халкыбызны, республикабызны тану дип тә кабул итәргә кирәктер. “Ватаным Татарстан” газетасы да дәүләт киңәшчесенең юбилеена багышланган язмаларга керешне “Ил агасы” дигән исем белән биргән. Заманалар үзгәргәндә, дөньялар буталганда, кыенлыклардан чыгу юлы табылмаганда миллионлаган кеше язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаган зирәк шәхесебезгә төрле яктан килеп бирелгән бәяләрнең берсе дә арттыру түгел дип әйтер идем. Кешеләрне яраткан кешене генә шулай үз итә аладыр халык кадәр халык. Алга таба да Аллаh тәгалә аңа бәрәкәтле гомер бирсен дип телик.
Җыр кайчан үзәккә үтеп керә? Халык кабул итсен өчен, җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Заманча җырчыларны кайда тәрбиялиләр? Әлеге hәм башка сорауларга җавапны “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Татарстанның халык артисты, мөгаллим Римма Ибраhимова белән бергәләп эзләгән. Абруйлы шәхеснең ихлас җавалары булдылы-булмадылы фикер таратучылар янәшәсендә аеруча саллы hәм ышандырырлык яңгырый. УКырга киңәш итәр идем.
Әлеге газетадагы тагын бер игътибарга лаек язма- публицист, сәясәтче Рәшит Фәтхрахмановның “Бәхетсез бәхетлеләр” дип аталган мәкаләсе. Ул, гап-гади мисаллар янәшәсендә, бүген ничек итеп бәхетле яки бәхетсез булып яшәргә мөмкин булуы турында сөйли әлеге язмада. Авторның фикерен истән чыгармыйча, бәхетле булып яшәргә язсын иде.
“Безнең Бабай! Үзебезнеке!” дигән беренче биттән соң, “Шәхри Казан” газетасы, Хикмәти Хода, “Дуңгыз йөрәкле кеше” турында язма биргән. Баксаң, Америка кушма штатларында беренче тапкыр кешегә дуңгыз йөрәге күчереп утыртканнар икән. Газета журналисты Казан казыеннан мөселман дине күзлегеннән моңа бәя дә бирдергән. Ничек кенә булмасын, hәркайсыбызга да үз йөрәге, үз саулыгы белән яшәргә насыйп итсен иде.
Ислам динендәге ярый-ярамыйлар турындагы теманы “Татарстан яшьләре” газетасы да дәвам иткән. “Исламда тормыш күпкә җиңелрәк” дигән әңгәмәдә Көрьәнне русчага мәгънәви тәрҗемә иткән, гарәп теле курслары hәм дини китаплар авторы, дин белгече Илнур Әбу Гадел күп кенә тормышчан сорауларга җавап биргән. Дингә мөнәсәбәте булганнар өчен бик тә актуаль әңгәмә дияр идем.
Уку кешенең фикерләү сәләтен генә арттырып калмыйча, аның тормышын гадирәк, мәгънәлерәк тә итә дип раслый белгечләр. Укудан аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!