Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипованың 55 яшьлегенә багышланган «Дөнья матур, дөнья киң» исемле иҗат кичәсе узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Юбилей кичәсенә Татарстан театрларыннан кунаклар һәм танылган җырчылар килгән иде. Юбилярны курсташлары – икенче буын щепкинчылар — Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган актёрлар котлады.
Бенефиста спектакльләрдән өзекләр уйналды, биюләр, шигырләр, җырлар башкарылды. Шулай ук Зөлфия Зарипова катнашкан «Габбас хәзрәт», «Килен киленне сынар», «Урын», «Каргышлы балачак» телефильмнарыннан өзекләр дә күрсәтелде.
Зөлфия Әхтәмовна, Россия-1 телеканалының яңалыклар бүлеге сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне тели.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов , Татарстан яңалыклары