Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия ДОСААФ 95 еллык юбилее белән котлавында җәмгыятьнең үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен күп эш башкаруын билгеләп үтте, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
«Сезнең ДОСААФның искиткеч традицияләрен саклавыгыз һәм үстерүегез, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, яшьләрне илнең Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерләү, авиация, техник спорт төрләрен камилләштерү өчен күп эш башкарасыз. Сезгә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим», — дип телеграммада Президентның сүзләрен китерәләр.
Аның сүзләренә караганда, чын батырлык мәктәбен узган кешеләр арасында – искиткеч хәрби башлыклар, талантлы галимнәр һәм конструкторлар, танылган космонавтлар һәм очучылар. Путин шулай ук оешманың меңләгән тәрбияләнүчесе Бөек Ватан сугышы фронтларында лаеклы көрәште һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә күренекле казанышларга иреште, дип искәртте.