Борынгы Болгар бабаларыбызның Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгына зур әзерлек бара. Бөтендөнья татар конгрессы да әлеге әһәмиятле вакыйгага төрле чаралар оештыра. Конгресс быел үзенең 30 еллыгын да билгеләп үтә.
Татарстан радиосының турыдан-туры тапшыруында конгрессның массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи шушы эшчәнлек, дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән милләттәшләребез белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Без дә студия кунагына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.