Казанда төзелә торган икенче хосписка котельный урнаштырдылар. Ул барлык биналарны да җылыта ала. Хосписта төзелеш эшләре кайсы этапта? Хәбәрчебез кызыксынды.
Каты авыруларга күңел җылысын бирү алар яшәгән палаталарны җылытудан башка мөмкин түгел. Ике катлы бинаны, илледән артык палатаны җылыту өчен күәтле котельный кирәк. Анжела Вавилова исемендәге яңа хосписта заманча кыйммәтле котельный урнаштыралар.
Хоспис өчен чит ил җиһазлары заказ буенча әзерләнгән. Хәзер төп коммуникацияләрне ясыйлар, бинаны тышлыйлар. Хоспис өч мең квадрат метрдан артык мәйданда ике елдан да кимрәк вакытта төзелде. Шәфкатьлек йорты — авыр һәм дәваланмый торган чирле кешеләр өчен, иганә акчаларына салына.
Авыруларга рухи ярдәм дә каралган. Бинада кечерәк кенә мәчет белән чиркәү дә була. Аларны мөселман һәм православие динен тоткан кешеләр өчен махсус җиһазлыйлар.
Хосписның икенче бинасында нигездә өлкәннәр яшәячәк. Бүлек ике йөзгә кадәр пациентны кабул итә ала. Беренче бинадагы кебек үк, Владимир Вавилов ял итү зонасы, ягъни – “Кышкы бакча»га игътибар итә. Аның өчен биредә иң зур урын бирелә. Хоспис авыруларны кайчан кабул итә башлар – монысы иганәчеләрнең активлыгыннан тора. Ярдәм итәргә теләүчеләр күп, беренчеләр арасында – танылган рәсми затлар.
Изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Реквизитлар Анжела Вавилова исемендәге фондның рәсми сайтында күрсәтелгән.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.