УНИКС концертлар залында «Барс Медиа» компаниясе оештырган «Балалар премиясе»нең лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында
Җиңүчеләр атна саен ТМТВ телеканалында бара торган «Балалы солянка» тапшыруында катнашучылар арасыннан сайланган, аларның клиплары ай дәвамында хит-парадның югары баскычында торган. Татар җырларын, биюләрен, уен коралларында татар халык көйләрен башкарган балалар лауреат булыр өчен көч сынашкан. Лауреатлар сәхнәдә кызыл келәмнән узды һәм концертта татар эстрадасы артистлары белән бергә чыгыш ясады.
Премия ел саен гыйнвар аенда уза. Бәйгенең лауреатлары итеп 16 яшькә кадәрле җырчылар, инструменталь музыка башкаручылар һәм хореографик коллективлар сайланды.
ТМТВ «БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ» еллык балалар музыкаль премиясе зур сәхнәдә бихисап уңай тәэсирләр калдырып, бик уңышлы узды. Компания мондый чаралар яшь талантларны барлап кына калмый, аларны алга таба үстерү мөмкинлеге дә бирә дип ышана.
Искәндәр Гыймалтдинов, Никита Грахенцев, Татарстан яңалыклары