Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә быел 1100 ел тула.
Әссәламегләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Җомга көнебез мөбарәк булсын дигән теләктә Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган яңа сәхифәне башлап җибәрәм. Чананы җәйдән, ә арбаны кыштан әзерләргә кирәк ди халкыбыз. Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү бәйрәменә әзерлек 2000нче елда ук башланды.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин дини берләшмә җитәкчеләре белән видеоконференция уздырган иде. Очрашуы вакытында Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең «дәүләт дәрәҗәсендә» уздыру тәкъдимен хуплады.
2021 елның 28 апрелендә Россия Президенты “дәүләт дәрәҗәсендә» уздыру турындагы102-номерлы боерыкны имзалады. Аның нигезендә юбилей датасын әзерләү һәм уздыру буенча федераль оештыру комитеты расланды. Үзәкләштерелгән дини оешмалар җитәкчеләрен, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен, галимнәрне берләштергән әлеге оештыру комитетының рәисе итеп Марат Хөснуллин билгеләнде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары әлеге вазыйфада беренче тапкыр июнь аенда Болгарда чыгыш ясады. Анда катнашып сүз алган һәркем быелгы бәйрәмгә хәерхаклыгын белдерде.
Узган гасырлар эчендә ислам татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга йогынты ясады дип искәртте Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев.
Әнә шулай зур игътибар белән башланып киткән истәлекле елга багышлап 2022 дә рәсми старт бирелде.
Иң әүвәл Болгар шәһәрендә Россиякүләм мөселман җыены үткәрелде. 4 көнлек форумның эшендә күренекле спикерлар – экспертлар, галимнәр, атаклы вәгазьчеләр катнашты. Җыен барышында “Туганбатыр” милли проектын тәкъдим ителде.
Шушы көннәрдә Казан Кремлендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча респубика оештыру комитеты утырышы узды.
Ул ислам кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» чаралары беренче тапкыр Болгарда 1989 елда ук мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин инициативасы буенча уздырылганын искәртте. Татарстан телевидениесе фондында әлеге уникаль видеязмалар кадрлар сакланып калган.
Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы кысаларында Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проекты – Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу тантаналы рәвештә башланып китте.
Һәр башлангычның ахыры да була дигәндәй, барыгызга да иман, ихсан, тәкъвалык теләп саубуллашам.