«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Минтимер Шәймиев. Мизгелләр. Еллар. Чор» дигән күргәзмә ачылды. Экспозиция юбилярның шәхси тормышы һәм башкарган эшләренә багышланган.
Аерым алганда. Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе вазыйфаларында башкарган эшләр сүрәтләнә. Экспозициянең төп герое үзе дә күргәзмә белән танышты. Минтимер Шәймиев күргәзмәдә тәкъдим ителгән уникаль фотосурәтләрне карап, үзенең хатирәләре белән уртаклашты, хатыны Сәкинә Шәймиева белән ничек танышуы турында сөйләде. Аның әтисе Шаһишәрип Шәймиев колхоз рәисе булып эшләгән. Нәкъ менә ул беренче булып улының булачак хатынын күреп ала.