Республикабызның уңышлары һәрвакыт җыр белән үрелеп барды. 90нчы елларда дөнья күргән, Татарстанның икенче гимнына әйләнгән «Мин яратам сине,Татарстан!» җыры һәркемдә туган җиренә, туган теленә, Ватанына мәхәббәт уята. Алдагы минутларда «Мин яратам сине, Татарстан!» җырының язылу тарихы турында сөйләрбез.