62 нче яшендә язучы, журналист, элеккеге хезмәттәшебез Заһид Мәхмүдинең йөрәге тибүдән туктады. 90 нчы елларда ул Татарстан радиосынында балалар тапшыруы мөхәррире булып эшләде. Татарстан китап нәшриятында «Профессор Мияугөл», «Тәмуг чәчәге», «Ак болыт», «Әче балан» исемле китаплары дөнья күрде. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә туган ягы – Кукмарада була.