Тәүлегенә 300 тонна сөт-бу чик түгел әле. Кукмара районы терлекчеләре узган ел рекордлы күрсәткечләре өчен республика тарихында беренче тапкыр «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды. Хәзер аларның яңа бурычы-савымны дүрт йөз тоннага җиткерү.
«Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативында мега-ферма 2018 елда чиста кырда төзелә башлый. Эшләр өч этапта планлаштырылган. Хәзер 4 корпус эшли инде. Тиздән тагын бер заманча сыер абзары, силос салу траншеясы казырга тотыналар.
Тиешле эш күнекмәләре булган дүрт машина белән сыер саву операторына көн саен заманча саву җиһазларының эшен контрольдә тотарга гына кирәк. Бөтен процесс автоматлаштырылган. Ә хуҗалыкта азык үзәге төзелгәч, малларны тукландыру җиңеләйггән, моңа белгечләр дә гаҗәпкә калган.
Заманча технологияләр уңыш китерә. Хәзер хуҗалыкта көн саен 35 тоннага кадәр сөт савалар. Чагыштыру өчен бер сан, Татарстанның кайбер районнары 10 тоннага якын сөт сава. Мондый мега-фермалардан тыш, районда сөт терлекчелеге белән шәхси, фермер хуҗалыклары да, кооперативларда да шөгыльләнәләр.
Быел Кукмара терлекчеләре тәүлегенә 400 тонна сөт савып алуны бурыч иткән. Әлегә мондый күрсәткечкә Идел буе төбәкләрендәге бер генә районаның да ирешә алганы юк.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхибгәрәев, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.