Алабугада традицион йөзү турниры узды. «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча узган ачык республика ярышларында илнең төрле төбәкләре вәкилләре катнашты. Спорт –һәркайсы өчен яшәү рәвеше, күнегүләрне көн саен үткәрәләр.
Алабугада һәр ел башында йөзү ярышларын үткәрү матур традициягә әйләнде. Быелгы ярышлар өченче тапкыр уздырылды. Мастерлар категориясендә 25 яшькә җиткән өлкәннәр узышты. Әлеге категориядә йөзү белән шөгыльләнүчеләрдән башлап, форманы саклап калучылар да, халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнашучылар да осталыкларын күрсәтте.
Иң яхшыларны 4 категория — ирекле, аркада йөзү, брасс, баттерфляй алымнары буенча ачыкладылар. Барысы да бердәм 50 метрлы дистанциядә узышты.
Алабугадан йөзү буенча ветераннар арасында узган ярышларда 15 кеше катнашты. Шуларның 8е призлы урынга лаек булды. Алабуга ир-атлары командасы эстафетада 1 урынны яулады.
Әлфинә Хуҗина, Айрат Шәйгалләмов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.