Узган ике елда республикада өч мең биш йөзләп учреждение тиз йөрешле интернетка тоташтырылган.
Әйтик, Татарстанда өч йөз биш торак пунктка беренче тапкыр интернеттан файдалана башлады. Бу эш быелгы цифрлаштыру елында да дәвам итә-интернет республиканың тагын алтмыштан артык торак пунктында барлыкка килергә тиеш. Моның өчен тагын мең база станциясе төзелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Быел нинди яңа ай ти-парклар барлыкка килүе белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Татарстанда цифрлаштыру елында барлык мәктәпләр дә интернеттан файдалана, ә укытучылар яңа ноутбуклар ала. 24 мең гаджетка миллиард сумнан артык акча тотылырга тиеш. Төп вузларда цифрлаштыру кафедралары булдырыла. Студентлар профильле белем белән беррәттән, айти-күнекмәләрен дә ала. Табиблар компьютер технологияләре ярдәмендә операция ясауны үзләштерә. Республика клниник хастаханәсен масштаблы җиһазландыру көтә. Максат-ясалма интеллектны югары дәрәҗәдә куллану.
Быел дәүләт хезмәтләреннән 95 процентка кадәр дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге туа. Татарстанда цифрлаштыру елы йомгаклары турында «Спартак» дигән яңа айти-паркта хисап тотарга җыеналар. Ул элеккеге аяк киемнәре фабрикасы урынында төзелә.
Аерым билгеләнгән урында цифрлы акыллы шәһәрнең зур булмаган моделе сынала. Болар акыллы светофорлар, яктырту җиһазлары, кибетләр белән бәйле мәсьәләләр. Шул рәвешле акыллы шәһәр параметрлары тикшерелә.
Казан үзәгендәге инновацион үзәк 3 мең проект эшләүчене берләштерә. Бу шактый табыш китерер дип көтелә. «Спартак» айти-паркы 2022 елның декабрендә ачылыр дип көтелә. Ә башкалада беренче балалар айти-паркы февраль аенда эшли башлый. Шул ук вакытта цифрлаштыру елы төрле форумнар, фестивальләр һәм чемпионатлар белән дә истә калыр.
Инна Данилова, Никита Граханцев,Татарстан яңалыклары.