Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Сез Татарстанны социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси трансформацияләрнең борылыш чорында җитәкләдегез. Бу катлаулы вакытта Сезнең зирәк, ышанычлы сәясәтегез республиканы проблемалар һәм чакырулар упкыны аша уздырырга, алдагы буыннар тарафыннан тупланган потенциалны саклап калырга мөмкинлек бирде. Сезнең җитәкчелектә социаль-икътисадый программалар комплексы гамәлгә ашырылды, алар ярдәмендә Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы һәм динамик үсеш алучы субъектына әверелде. Сез Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең заманча моделе архитекторларының берсе булып торасыз, яңа Россия дәүләтчелеген торгызуга һәм аның федерализмы һәм демократиясе нигезләрен ныгытуга зур өлеш керттегез. Республикабызның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуыгыз сөендерә, шул ук вакытта актив тормыш позициясе булган ачык, ярдәмчел кеше булып каласыз, — диелә котлауда/