Шәһәрдән утызлап километрда урнашкан Ташкичү авылында эшсезлектән аптырамыйлар.
Авыл халкы барысы да диярле абзар тутырып мал тота, кош-корт асрый, башка эшләр белән дә шөгыльләнә.Безнең төшерү төркеме авылның Яңа урымында булып кайтты. Биредә күбрәк кайтучылар яши. Алар да үзләренә шөгыль тапканнар.
Эльмира Ульяновск шәһәрендә ашчыга укыган, шунда эшләгән. Аннары авыл егетенә кияүгә чыгып, шунда яшәргә кайткан. Берничә ел элек үзмәшгуль булып теркәлгән. Камыр азыклары пешерүгә керешкән. Бер плитәдән башлап, аннары аерым янкорма ясап, хәзер инде өч плитәдә азык әзерли. Аның бәлешләре, бармаклары, чәк-чәкләре, тортлары даны хәзер инде еракларга таралган. Бигрәк тә бәйрәм вакытларында заказлар күп була.
Кайчакта, пешерә-пешерә, бер капчык он бер көнгә дә җитми. Бәйрәм вакытларында хуҗабикә егерме- утыз данә бәлеш ясап пешерә. Вакытына өлгертер өчен кайчак төнлә дә эшләргә туры килә. Әмма Эльмираны һәм аның гаиләсен авырлыклар куркытмый, ашчы бүген җитештерүне тагын да киңәйтү уе белән яши.
Марат Җәләлетдинов һәм аның Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә туып-үскән тормыш иптәше Гөлия казлар үстерәләр. Меңләп баш. Үстергән кошларның күп өлешен сатып җибәрәләр. Йөзләп башын әби-бабайлар ысулы белән каклыйлар. Моның өчен өч-өчклои рямлы түшкәләрне сайлап алалар. Әлеге деликатеска сорау Сабантуйлар җиткәч аеруча арта.
Һөнәре буенча программалаучы Гөлия каз каклау алымын күптән үзлштергән. Шәһәр кызы авыл тормышына да ияләшеп беткән. Монда кайтканына да үкенми.
Тимбай авыл җирлеге башлыгы ранил Вәлиев сүзләренә караганда, әлеге авылда үз эшен ачу, шәхси хуҗалык тоту ул норма. Биредә һәр ишегалдында терлек, ә казларны иң аз дигәне дә туксанышар баш тоталар.
Шул рәвешле ташкичүлеләр авылда да бай һәм җитеш, барлык уңайлыклар белән яшәп булганны раслыйлар. Иренмәскә генә кирәк, диләр алар.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.