Республикада борынгы Болгар бабаларыбызның ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуга әзерлек бара. Бу атнада Казандагы Кол Шәриф мәчете нигезенә беренче таш салуның 25 еллыгы билгеләп үтелде. Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды төрле дини конфессияләр корылмаларын, тарихи объектларны торгызуда күп эшләр башкарды.
Гео Казан
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы мәсьәләләргә багышланды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының фән буенча директор урынбасары Рафаэль Вәлиев дини багланышлар, тарихи һәйкәлләрне саклау, җәмгыятьтә исламның ролен күтәрү буенча сорауларга да җавап бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек