Шушы көннәрдә башкалабыз Казанда Шиһабетдин Мәрҗани атналыгы башланды. Ул Мәрҗани мәчете тарафыннан оештырыла.
Иң әүвәл дин әһелләре, галимнәр, Шиһаб хәзрәтнең дәвамчылары Яңа татар зиратында аның каберен зиярәт итте. Бу хакта тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Шиһабетдин Мәрҗани рухына зиярәт итү мәрасимен Мансур хәзрәт Җәләлетдинов алып барды.
Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр»,- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Барлыгы Мәрҗани төрле өлкәгә караган утыздан артык хезмәт язган.
Мәрҗани белән бәйле эпиграфик истәлекләр җыентык авторы, тарих белгече Айдар Гайнетдинов , Яңа татар зиратын өйрәнгәндә Шиһаб хәзрәтнең ике улы каберләрен дә табуы турында сөйләде.
Айдар Гайнетдинов фикеренчә, 2017 елда Мәрҗанинең кабер ташын төзекләндерегәндә асыл мәгънәсен белми аен яңартканнар.
«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов тулган айны яңадан ясатып кую эшенә керешергә кирәклекне белдерде. Шиһап хәзрәтнең нәсел дәвамчысы Рәүф Әмирханов та хуплады .
Әлбәттә бу эшләр киләчәктә исәпкә алыныр, Шиһап хәзрәт һәм аның бакыйлыкка күчкән якыннары рухына корьән укып зыярәт итү дә мөэмин мөселманнар өчен тиеш гамәл.
Мөршидә Җиһан. Ленар Хәбибуллин Татарсан яңалыклары.