Татар китыбы йортында “Татар чәй эчү йолалары” чарасы узды. Татарларның иң борынгы горыф-гадәте турында безнең хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов белеп кайтты.
Беренчеләрдән булып татарларның көндәлек тормышын өйрәнгән Карл Фукс язмаларында без чәй эчү йолалары турында белә алабыз. “Ул вакытта шикәр кыйбат иде, аның урынына татарлар бал кулланган. Самавыр да бар өйләрдә дә булмаган, шуңа күрә ул өйдән өйгә күчеп йөргән.” Заманының күренекле табибы һәм тарихчысы Карл Фукс татарларга хас төп йола турында болай дип язып калдырган – “Татарлар бик кунакчыл халык. Сине беренче генә күргән татар кешесе шунда ук чәй эчәргә, сыйларга атлыгып тора. Ә кунакка керсәң дүрт чынаяк чәй эчмичә җибәрмиләр”. Татар китабы йортында кунакларга әлеге йолалар турында сөйләп кенә калмыйча аларга чын татар кунакчллыгын сизергә булышалар.
Шәриф Камал мемориаль фатирының өлкән фәнни хезмәткәре
Тарихчылар фикеренчә, татарларга чәй Кытайдан “Ефәк юлы” аша килгән. Көнчыгышның дине һәм гореф-гадәтләре башлыча чәйгә нигезләнгән. Чәй кешегә көч бирә, чирләрдән дәвалый һәм башка дөнья белән элемтәне ныгыта. Шуңа күрә дә Кытайда чәйне көндәлек эчемлек дип атап булмый. “Ә татарларда өстәл чәйсез булса, татар кешесе татар булып санала алмый”.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары