Россия Президенты Владимир Путин медицина учреждениеләрен цифрлаштыру ярдәмендә табибларның төрле документларны рәсмиләштерүгә тоткан вакытын кыскартуга ирешергә кушты. Бу хакта 15 декабрьдә Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Совет утырышы нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.