Татарстан Республикасында иҗтимагый-сәяси хәлләр гомумроссия процесслары юнәлешендә үсә. Татарстан Парламенты эшчәнлеге дә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Парламент хәбәрләре белән тулырак
сезне минем коллегам Алия Галиуллина таныштырыр.
…
Дәүләт Советы өчен узган елның декабре алтынчы чакырылыш эшенең «экваторы» булды. Депутатлар корпусы көчәя бара,-дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин йомгаклау матбугат конференциясендә., 2021 елга нәтиҗә ясап. Төп юнәлешләр элеккечә кала: республика үсеше һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту.
2021 елда 10 утырыш узган, Президент 94 республика Законын имзалаган. Аларның төп өлеше сәнәгать мәйданнары территорияләрендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, гараж амнистиясенә һәм, әлбәттә инде, өч еллык бюджет турындагы документка кагыла. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җаваплар биреп, «Халык хәкимияте турында» гы яңа Федераль закон, Дәүләт Думасына узган сайлаулар турында сөйләде. Парламентарийларның төп эш юнәлешләре арасында ул гражданнар мөрәҗәгатьләре белән даими эш алып баруны күрә. 2021 елда төрле формаларда 8 меңнән артык үтенеч кергән. Парламент рәисе журналистлар белән уртак эшне дә югары бәяләде.
…..
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелде. Традицион рәвештә журналистлар һәм нәшер итүчеләр бәйрәме белән Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул билгеләп үткәнчә, журналистлар һөнәри яктан мәгълүмат киңлеген формалаштыра, сүз иреген тәэмин итә, күпмилләтле ил тарихын чагылдыра һәм искә төшерә. Бу юлы Дәүләт Советы Рәисе массакүләм медиа вәкилләрен Татарстан Халыклары дуслыгы йортына чакырды.
Журналистика-ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше. Вакыйгалар үзәгендә булу, мөһим мәгълүматны укучыларга, телевизор караучыларга һәм социаль челтәрләрдән файдаланучыларга оператив рәвештә җиткерүнең әһәмияте зур. Россия матбугаты көненә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте махсус экспозиция әзерләде. Фотосүрәтләрдә-журналистлар династияләре. Холдингта алар барлыгы 40тан артык.
Журналистика — мәгълүмат сводкалары гына түгел, ә проектлар да. Мәсәлән, «Татарстан» журналы совет еллары җырларына һәм гомумән Советлар Союзына багышланган махсус чыгарылыш тәкъдим итте.
Журналистларга «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев мөрәҗәгать итте, ә парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин традиция буенча республика тормышын объектив, оператив һәм тирән яктырткан өчен медиа берләшмә вәкилләренә рәхмәт белдерде.
Россия матбугаты көнендә очрашу Халыклар Дуслыгы Йортында очраклы гына узмады. Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы быел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы буларак дәвам итә.
….
Яңа ел бәйрәмнәрендә парламентарийлар «Теләкләр чыршысы» акциясе барышында яшь татарстанлыларның теләкләрен үтәде. Казанда Татарстан парламентының элеккеге рәисе Василий Лихачевка мемориаль такта ачтылар.
……
Февраль аенда республика районнарында хисап сессияләре уза. Халык ышанычлылары узган елга йомгак яый, быелга конкрет бурычлар куя. Федераль һәм республика программаларында катнашу Мамадыш районына шәһәр һәм авылларның йөзен сизелерлек үзгәртергә мөмкинлек бирде.
Бу-Мамадыш Яңа ел бәйрәмнәре вакытында. Төзекләндерелгән урамнар һәм ишегалды территорияләре, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр, җирле халык өчен уңайлы яшәү шартлары – муниципаль хакимият эшенең нәтиҗәлелеген нәкъ менә шундый критерийлар буенча бәялиләр. Мамадыш халык ышанычлылары әле берничә ел элек үк үз алларына шәһәр — районны республикада иң яхшы, заманча итү бурычын куйган иде. Күп нәрсәгә ирешкәннәр. Яңа «Юбилейный» спорт комплексы төзелде, заманча чаңгы базасы эшли. Мамадыш-Татарстанның кече торак пунктлары арасында үз яр буе булган бердәнбер шәһәр. Аның ике өлеше, шул исәптән пляж, мунча комплексы, парклар эшли инде. Өченчесендә территорияне төзекләндерделәр, спорт мәйданчыкларын эшләтеп җибәрделәр. Кышкы чорда күлдә шорт-трек буенча күнегүләр уза.
«Экология “ илкүләм проекты буенча быел биредә суда йөрү һәм балык тоту өчен тагын бер күл булдырыла. Мамадышлылар республика һәм федераль ярдәм проектларыннан тулысынча файдаланырга өйрәнде. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча биредә мәктәп-балалар бакчасы төзелә башлый. Ул 240 балага исәпләнгән.
Халык ышанычлылары район сессияләрендә җирле әһәмияттәге стратегик һәм агымдагы мәсьәләләрне карый. Агросәнәгать һәм коммуналь хуҗалыктагы эшләрнең торышы, салымнар җыю, муниципалитетның активлыгы республика дәрәҗәсендә.
Бу көннәрдә район җирлекләрендә гражданнар җыеннары башлана. Җитәкчеләр һәркемне тыңларга, якындагы айларга перспективалар турында сөйләргә әзер. Ә депутатлар узган елның соңгы нәтиҗәләрен февраль аенда сессиядә чыгарырга исәп тота.