Быел яз — җәй айларында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәм ителә. Әһәмиятле чара Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә.
Оештыру комитеты җитәкчесе — Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Аның урынбасары итеп Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. Шушы көннәрдә Казанда узган оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да чыгыш ясады. Мәктәптә, югары уку йортларында әхлак дәресләре укытылырга тиешлеген һәм гомуми әһәмиятен искәртте.