“Ак Барс” көрәш сараенда “Манзара” спорт һәм музыка премиясе узды. Келәмдә көрәшчеләр, сәхнәдә җырчылар. Шулай ук быел Манзара премиясендә тамашачылар арасында автомобиль дә уйнатылды. Милли көрәш алымнарын хәбәрчебез Айзилә Батырханова да өйрәнеп кайтты.
Милли көрәшне җәйге сабантуйлар чорында гына түгел, гыйнвар аенда да карарга була. Татарстанның иң көчле пәһлеваннары Манзара алтын билбавы һәм 100 мең сум өчен бил алышты.
Чара бәйрәм кунакларының сәламләве һәм Манзара премиясен оештыруга риясыз өлеш керткән шәхесләрне бүләкләүдән башланды. Спорт һәм сәнгать үсешен яктыртучы иң яхшы журналистлар да билгеләнде. Беренче урынга “Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрит Салихов лаек дип табылды. Тагын бер яңалык тамашачылар арасында көнкүреш техника һәм автомобиль дә уйнатылды. Гомумән, Ел саен оештыручылар милли көрәшебезне тамашачыларга, көрәшчеләргә кызыклы итү өстендә зур эш алып бара.
Көрәшчеләр 65, 75, 130 килограмм авырлык үлчәүләрендә бил алышты. Ә бәйгенең иң кызган мәле 130 кг авырлык үлчәвендә көч сынашкан пәһлеваннар вакытында булды.
Матур көрәш күрсәткәннән соң Манзара 2022 чемпион билбавына Динар Кәримуллин, ә Манзара премиясенә Әлмәт егете Радик Сәлахов лаек булды!
Бик тиздән көрәшче батырларыбыз Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирында очрашыр!
Айзилә Батырханова, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары