Песков Путинның Пекин олимпиадасын ачу тантанасына сәфәрен гамәлдән чыгару ихтималы хакында шәрехләде
РФ Президенты Владимир Путинның Пекиндагы Олимпиада ачылышына визитын әзерләү дәвам итә, ләкин ул бик катлаулы шартларда әзерләнә. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте. Ул шулай ук эпидситуациягә карамастан, сәфәр план буенча узачагына ышаныч белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.