Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумының «Бюджет федерализмын ничек үстерергә» дип аталган сессиясендә катнашты.
Мәскәүдә узган традицион форумда Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды һәм Совет утырышын үткәрде. Татарстан Президенты төбәк башлыкларының шәхси җаваплылыгына, территорияләрдә эш урыннары булдыруның мөһимлегенә игътибар итте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Без цифрлы икътисад федераль проектына бик рәхмәтле. Ул республикадагы 6 меңнән артык объект – барлык фельдшер-акушерлык пунктларын, клубларны, китапханәләрне, мәктәпләрне дә диярлек инфраструктура белән тәэмин итәргә булышты.