Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады.
Бүген — Россия Матбугаты көне. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын бәйрәм белән котлады.
Бу бәйрәм үз хезмәтләре белән мәгълүмати киңлекне формалаштыручыларны берләштерә. Нәтиҗәле хезмәттәшлек, югары һөнәри осталык, эшкә бирелгәнлегегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Хезмәтегез шатлык һәм канәгатьләнү хисләре тудырсын, — диелә котлауда.