Казанда, узган ел белән чагыштырганда, гыйнвар каникуллары вакытында янгыннар саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта башкала Башкарма комитеты хәбәр итте. Казанда гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Пиротехника кулланганда да зыян күрүчеләр юк. Моның өчен башкалада 4 махсус мәйданчык билгеләнгән иде. Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән режимда эшләде. 11 көн эчендә ул 6 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән.