Шул уңайдан республика премьер-министры Алексей Песошин Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.“300 ел элек Россиядә прокурор күзәтчелеге институты барлыкка килде. Дәүләт тарихының иң катлаулы чорларында, прокуратура органнары аерым урынны биләде, прокурорлар һәрвакыт закон сагында торды.Хәзер дә прокуратура илебезнең хокук саклау системасының төп институтларыннан берсе. Республика җитәкчелеге сезнең авыр, әмма намуслы хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәт белдерә. Закон сакчыларының мактаулы исеме сезгә иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә көч, энергия һәм оптимизм бирсен”, — диелә премьер-министр Алексей Песошин котлавында.