Мамадыш районында күп кенә кешеләр быел кош-корт, мөгезле эре терлекләр санын арттырырга ниятли. Хәзер җитештерелгән продуктларны эшкәртү мөмкинлеге бар.
Олыяз авылында ит эшкәртү, ыслау цехы ачылды. Кооператив әгъзалары, шулай ук авыл халкы эшкәртүгә ат, сарык, каз яки тавык итен тапшырып, алмашка үзләренә казылык, ысланган продуктлар ала. Цехны «Башлап җибәрүче кооператив » программасы буенча ачканнар, чыгымнарның 90 процентын дәүләт субсидияли. Җитештерүдә 4 кеше эшли. Ит ыслау аппаратының куәте тәүлегенә 200 килограммга кадәр.