Узган елның тагын бер матур бүләге — татар әдәбияты классигы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без кырык беренче ел балалары» повесте буенча кино төшерелү. Фильм инде әзер, төшерү һәм монтаж эшләре тәмам. Бүгенге тапшыруда без сезгә әлеге фильмнан өзекләр һәм төшерү барышындагы үзенчәлекләр турында сөйләрбез. Студиябез кунагы «Татар кино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.