Россиядә 2022 елның 1 июленнән яңа паспортлар бирү вакыты кыскара. Документны яшәү урынына карамастан, 5 көн эчендә рәсмиләштерергә мөмкин була.
Яңа паспорт, яшәү урыны, күчеп килү урыны, фактик яшәү урыны яки документны алыштыру шартларына карамастан, биш эш көне эчендә рәсмиләштереләчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгында.
Хәзерге вакытта паспортларны рәсмиләштерү вакыты 10 көннән 30 көнгә кадәр тәшкил итә.
Шул ук шартлар электрон паспортлар кергән очракта, аларга да кагылачак, дип искәртә министрлык.