Юлларда бозлавык, буран булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Татарстанда -18 градуска кадәр салкынайта. Аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар буран вәгъдә итә.
Көндез явым-төшем көтелми. Һава температурасы -10 градустан алып -15 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.