Узып баручы елда, кыенлыкларга да карамастан, Татарстан төп күрсәткечләр буенча үсешне тәэмин итә алды.
Бу хакта Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе» тантанасында белдерде. Анда республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин катнашты. Тантанада республиканың аеруча уңышлы эшләгән оешмалары җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.