Казандага һәр театр диярлек Яңа елга балалар өчен яңа спектакль әзерли. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быел нәниләргә «Малай, Бүре һәм Шомбай музыкаль премьерасын тәкъдим итте. Яңа ел тылсымнарын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да күреп кайтты.
Яңа ел алдыннан тылсымга балалар гына түгел өлкәннәр дә ышана башлый. Бигрәк тә Камал театры артислары кебек үз эшенең узманнары алынса. Татар композиторлары музыкасына нигезләнгән «Малай, Бүре һәм Шомбай» музыкаль әкияте дә күңелләргә тылсым булып иреште.
Кайсы гимназиядә укыганнардыр, Шомбае да , Албастысы да, Диюе дә барысы да татарча да шәп белә! Монысы да әкияти тылсым галәмәте күрәсең. Хәер, әкият тә гыйбрәт. Балалар явызлыкны яхшылык белән генә җиңеп буласына, кырын эш кырык елдан соң да фаш ителәсенә төшенә. Өстәвенә, тамашада классик музыка да, бүгенге чор җырлары да, дөньякүләм танылган музыкаль әсәрләр дә яңгырый, аларны театр оркестры башкара. Оркестр уйнау- ул үзе могҗиза ди, Динә Закирова.
Халык әкиятләре нигезендә куелган музыкаль спектакльдә күбесенчә Камал театрының яшь артислары уйный.
Җәһәт кенә сорауларга, табышмакларга җавап бирүләреннән әлеге спектальнең балаларга ошаганы күренеп тора. Билетларның санаулы гына калуы да музыкаль әкиятнең нәни тамашачылар күңеленә хуш килүен дәлилли.