Быел Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел. Татар әдәбияты тарихында якты эз калдырган әлеге язучылар гаиләсенә багышлап ел әйләнәсе төрле чаралар үткәрелде. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан шуларны барлап, каһәрләнгән язмышлы Кави һәм Сәрвәрнең якыннары, иҗат юлын өйрәнүчеләр белән аралашты.
Алар икесе дә бер гасыр икенчесенә аяк баскан елларда дөньяга килә. Шуңа да туганда ук язмышлары зур тарихи вакыйлалар белән бәйле булып, кайберләренең үзәгендә кайнап яшәргә туры килә аларга. Кави Нәҗми – гомере буе язучылык хезмәтен иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип. Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбендә сәяси фәннәр укыта, соңрак комиссар була. 1927 елда Казанда чыга торган «Кызылармеец» газетасында редактор вазыйфасын башкара .Язучылар берлеген оештыруда катнаша, хәтта рәисе дә була. Сәрвәр Әдһәмова иҗатында әдәби тәрҗемә эше зур урын алып тора. Аның тәрҗемәсендә Максим Горький , Александр Пушкин, Лев Толстой әсәрләре татар укучысына барып ирешә. Татар әдәбиятына , иҗтмагый тормышына керткән өлешләрен бәяләп , исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан быел Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Чор узса да, хәтер исән әле. Татар әдипләре, язучылар , шагыйрьләр укытучылар, Кави Нәҗми , Сәрвәр Әдһәмоваң исемнәрен әледән-әле әдәби кичәләр аша искә төшереп тора. Татарстан язучылар берлегендә аларга багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырышта язучылар, Татарстан фәннәр академиясе, казан универстеты галимнәре, Кави нәҗиминең туганнары һәм иҗатын өйрәнүче әдипләр катнашты.
1938 нче ел бәхетле язучылар гаиләсенең киләчәккә өметләрен богаулый. Кави Нәҗми , дә хатынын да кулга алалар. Салих Сәйдәшне дә шаккаттырып мандолинада уйнаган , җырлаган Сәрвәр 10 елга Себергә урман кисәргә җибәрелә. Уллары Тансык та балалар приютына озатыла. Бу вакыттагы кичерешләрен без соңрак табылган хатлар аша гына беләбез. Күптән түгел Татар китабы йортында Нәкъ шул хатлардан, истәлекләрдән оештырылган «Аларның сүнмәс уты…» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә К. Нәҗми һәм Әдһәмованың китапханәсе саклана. Тантаналы ачылышта Кәрим Тинучурин театры артистлары язучылар яшәгән чрга да алып кайтты. Резидә Сзлахова бер мәлгә салкын караңгы баракта, лагерьдә булган Сәрвәр Әдһәмовага әверелде.
Әнә шул мәхммәтәк , бер-берсенә туглылык, сәвәрнедң һәр хатында язган очрашырбыз сүзе һметне өзөзргә ирек бирми. Әле төгәл хәзергәәч ачкланп бетмәгән вакыйгалар , каралар Кавине иреккә чыгара , Сәрврне дә кайтара, туганнарында яшәгән Тансык та яңадан әти-әнисе белән кавыша. Кавинең аклану сәбәбен еш кына башкалар өстеннән күрсәтмә бирү белән бәйләп озак еллар иҗаты ,гомумән исеме кара тамгалы булды. Язгы җилләр романына Сталин премиясе бирелү дә яхшыга юралмады. Галимә Миләүшә Хәбетдинова фирекренчә 1990нчы елларда репрессия чоры буенча нәтиҗәләр әдәбият тарихында ашыгып ясалган.. Кави Нәҗми иҗатын җентекләп өйрәнгән якташы Рифат Фәттахов та шул фикредә.
Кави Нәҗми өч тапкыр Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлана, партиянең өлкә комитеты әгъзасы була, 1951–1957 елларда Тынычлык яклаучыларның Татарстан Республика комитетын җитәкли. Татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткән хезмәтләре өчен әдип Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Күренекле әдәбият белгече Галимҗан Нигъмәти: «заманча татар революцион әдәбиятының күк йөзендә биш йолдыз балкый: Нәҗми, Такташ, Туфан, Толымбай, Кутуй», — дип язган була. Дәү әтине язучы гына түгел кеше, шәхес буларак өйрәнергә кирәк ди Гүзәл Нигъмәтҗанова.
Дөресен генә әйткәнәдә , Кави нәҗминең әле эшчәлгеге, иҗаты тулысынча ачыкланып бетмәгән. Истәлек тактасын оештыру эше генә дә дистә елга сузылган. Ярый әле Татарстан радио фондында Зәки Зәйнуллинның .Кави Нәҗмигә багышланган Каһәрләнгән язмышлар моноспектале саклана. Нәҗметдиновлар нәселе көчле дип искәкрткән иде Татарстаннның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.Белүебезчә, Кави үзеннән кече туганнарын да тәрбияли. Энесе атаклы Шахматчы Рәшит Нәҗметдинов. Улы Тансык та күренекле галим. Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.