Дәүләт Советының көзге сессиясе утырышлары тәмамланды. Соңгы утырышта гамәлдәге Җир кодексына, «Җирле үзидарә турында» гы законнга төзәтмәләр керттеләр. Киләсе елга закон проектларын әзерләү планын расладылар, берничә федераль закон проектын тикшерделәр. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы парламент елына йомгак ясады.
«Җирле үзидарә турында» Федераль закон проекты Муниципаль берәмлекләр төрләрен һәм бер дәрәҗәле үзидарә системасын кыскартуны күздә тота. Профильле парламент комитеты җитәкчесе фикеренчә, закон проектын ашыгыч кабул итәргә кирәкми.
Рөстәм Миңнеханов тулаем алганда, федераль инициативаны хупларга була, әмма республика тәкъдимнәрен дә җибәрү зарур, дип саный.
Көн тәртибендә «Җирле үзидарә турында», «Музейлар һәм музей эше турында», Җир кодексындагы законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә бар иде. Депутатлар киләсе елда закон проектлары эшчәнлеге буенча планнар турында фикер алышты, ә Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы сәяси елга башлангыч нәтиҗәләр ясады.
Ә утырыш алдыннан Президент, Парламент рәисе һәм Премьер-министр, гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» ннан хатларны алдылар. Бу теләкләрне авыру балалар язган. Балаларның хыял-өметләре төрле — ноутбуктан алып кечкенә Гавай гитарасына, танкта йөрү яки пеноблоклар җитештерү заводында булу мөмкинлегенә кадәр. Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Песошин сабыйларның теләкләрен үтәргә вәгъдә бирде.
….
Узган атна сәяси вакыйгаларга бай булды. Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак Иннополиста цифрлы икътисадны үстерү буенча киңәшмә үткәрде, Казанда Татарстан Президенты, парламент рәисе һәм депутатлар муниципаль берәмлекләр Советы съездында катнашты, Фәрит Мөхәммәтшин Биектауда яңа поликлиника ачты.
2021 нче ел сәясәттә һәм парламент эшчәнлегендә
2021 нче ел сәясәттә һәм парламент эшчәнлегендә нинди вакыйгаларга бай булды? Шуларны искә төшерик.
Татарстан халыклары Ассамблеясендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.
Дәүләт Советында “Цифрлы трансформация” дигән семинар узды.
Цифрлаштыру министры яңа технологияләр үсеше, аларны икьтисад тармакларында һәм соөиаль өлкәдә куллану турында сөйләде.
Мәктәпләрдә “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән темага парламент дәресләре үтте.